Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда самокат белән кешене бәрдергән хатын-кызны хөкем иттеләр

Бүген балалар гына түгел, олылар арасында да киң танылу алган электр самокатларына күбебез уенчык итеп кенә карарга күнеккән.

Идарә итү таныклыгы да кирәкми, бензин да саласы түгел, кирәк җиреңә утырдың да, чыгып киттең. Әмма самокат кына димәгез, ул да зур фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Мондый очраклар Азнакайда да бар.

Азнакай шәһәр прокуратурасы 33 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эше буенча дәләт гаепләвен яклады. Агымдагы елның май аенда ул электр самокатта хәрәкәт иткән вакытта автобус мәйданчыгы янында торган 87 яшьлек хатын-кызга килеп бәрелә. Соңгысының сәламәтлегенә авыр зыян салына.

Суд утырышында А. үзенең гаебен тулысынча таный, үкенүен белдерә. Карар нигезендә ул ун айга төзәтү эшләренә җәлеп ителде. Хезмәт хакының 5 проценты исә дәүләт хисабына тотылып барачак. Моннан тыш, аңа 150 мең сум күләмендә мораль зыянны да компенсацияләргә туры киләчәк.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев