Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда мәгариф учреждениеләре янындагы җәяүлеләр юлларын тикшерделәр

Алда – яңа уку елы. Бу нисбәттән районыбызда юлда балалар хәвефсезлегенә игътибар тагын да артты.

«Бердәм Россия» партиясе “Имин юллар” проекты кысаларында социаль объектлар янәшәсендә җәяүлеләр кичүләренең иминлеген тикшерүгә юнәлтелгән чаралар оештыра.

Бүген партиянең Азнакай бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Вәлиева, район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Бусат Джавадов, “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина, район әтиләр берлеге җитәкчесе Назыйф Хәсәнов, партиянең “Имин юллар” проекты координаторы, шәһәр Советы депутаты Рамил Измайлов балигъ булмаган балалар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан социаль объектлар янындагы җәяүлеләр кичүләрен тикшерде.

Тикшерү барышында зур кимчелекләр ачыкланмады, булганнары буенча актлар төзелеп, тиешле органнарга җибәрелде.

Мондый рейдлар уку елы барышында тагын үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев