Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда юлларда балалар иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар уза

Юлларда транспорт чаралары саны арту белән бергә, хәвеф-хәтәрләр дә елдан-ел арта бара. Иң аянычлысы – юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар зыян күрә.

Узган ел гына да Азнакай районы территориясендә балалар катнашында алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

РФ законнарына ярашлы, балаларны махсус креслосыз йөрткән өчен биш мең сум штраф каралган. Ләкин бу кагыйдәне бозучылар әле дә юк түгел. Штрафтан бигрәк, балалар иминлеге турында уйларга кирәк тә бит...

Азнакай Дәүләт автоинспекциясе бүлеге мәгълүматы буенча, ел башыннан балаларын махсус креслодан башка йөрткән 9 шоферга административ беркетмә төзелгән.

«Кайбер ата-аналар “Мин ерак арага йөрмим, бер әйбер дә булмый”, дип уйлый. Әмма шул ук юлдан син генә түгел, башкалар да йөри. Бер бәләкәй битарафлык гаилә өчен зур кайгыга әйләнергә мөмкин. Бүлекнең шәхси составы тарафыннан профилактика чаралары даими үткәрелә, язгы каникулларда игътибар тагын да көчәйтеләчәк. Балаларның юл кагыйдәләрен үтәвенә әти-әниләр җитди карасын иде», – ди Дәүләт автоинспекциясенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Ренат Гайнетдинов.

Җәяүлеләр дә кагыйдә боза. Ел башыннан юл кагыйдәләрен бозган өчен 39 кешегә беркетмә төзелгән. Тагын 12 шофер җәяүлегә өстенлек бирмәгән өчен җаваплылыка тартылган.

Юл хәрәкәте иминлеге – һәркемнең шәхси җаваплылыгы. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев