Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек шоферларга суд карарлары чыгарылды

Узган атнада ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан район юлларында исерек килеш машина белән идарә иткән алты шофер тоткарланган. Әле алар арасында инде икенче тапкыр шул ук тырмага басучылар да бар

А.Әмергалиевне автоинспекторлар Актүбә – Микулино – Лениногрск юлында эләктерәләр. Ул исереклеккә тикшерү узудан баш тарта. Җитмәсә, әлеге ир-атның машина йөртүгә хокукы да булмый. Суд карары белән А.Әмергалиев 10 тәүлеккә административ кулга алына.

И.Минһаҗев идарә иткән машинаны хокук сакчылары шәһәрнең Пушкин урамында туктаталар. Исерек килеш руль артына утырган шоферга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Судта ул үзенең гаебен танып, үкенүен белдерә. Әмма эш инде эшләнгән, җаваплылыктан барыбер качып булмый. Суд карары нигезендә аңа 30 мең сум штраф салына һәм 1 ел да 6  айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев