Азнакайда исерек шоферга җәза билгеләнде
Узган атнада Дәүләт автониспекциясенең район бүлеге инспекторлары алты шоферга карата беркетмәләр төзегән булган.
Машина белән идарә иткән Р.Сәитовны автоинпсекторлар иртәнге 6.30 сәгатьтә шәһәрнең М.Җәлил урамында туктаталар. Тикшерү барышында аның организмында 1,392 мг/л спирт булуы ачыклана.
Судта эшне карау йомгаклары буенча Р.Сәитов РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 нчы маддәсенең беренче частенда каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Ул 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев