Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек килеш машина йөрткән шоферларга җәза бирелде

Исерек килеш машина руле артына утыру – җинаятькә тиң булса да, районыбызда атна саен спиртлы эчемлекләр кулланган 5-6 шофер кулга алына

Соңгы көннәрдә генә җәмәгать судьялары тарафыннан эчкән килеш руль артына утыручылар белән бәйле 5 эш каралып, юл иминлегенә куркыныч тудыручылар тиешле җәзага тартылды.

Узган елның октябрь аена төн уртасында эчкән килеш машина белән идарә иткән Э.Гомәров та үз җәзасын алды. Аның канында алкоголь күләме 0,595 мг/л күрсәткән. Судта ул үзенең гаебен тулысы белән таный, үкенүен белдерә.

Азнакайлы А.Афзаловны хокук сакчылары Әлмәт-Азнакай юлында кулга төшерә. Исерек шоферга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә, ул судка килеп торуны да кирәк тапмый.

Юл йөрү кагыйдә-таләпләрен бозган өчен аларның барысы да 30 мең сум штрафка тартылып, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев