Азнакайда исерек килеш юлга чыккан шоферлар үз җәзасын алды
Район юлларында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең шактые исерек килеш руль артына утыручылар гаебе белән килеп чыга. Кызганычка каршы, хәвефле статистика да кайбер шоферларны уйланырга мәҗбүр итми әле.
Р.Сәгъдиевне хокук сакчылары Пушкин урамында туктата. Тикшерү барышында аның алкогольле эчемлек кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыклана. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Суд утырышында ул үз гаебен тулысынча таный.
А.Исмәгыйлов та автоинспекторлар тарафыннан Гагарин урамында хәрәкәт иткәндә туктатыла. Аның да исерек булуы билгеле.
Эшләрне карау нәтиҗәсендә, ике шофер да административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Суд карары белән алар 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 45 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев