Юл хәрәкәтендә балигъ булмаган катнашучылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатында Азнакайда 15 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр “Иминлек атналыгы” уздырыла.
Бу чорда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешенә контрольне көчәйтәчәкләр, мәктәпләрдә тематик дәресләр үткәреләчәк.
– Аерым игътибар җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозу һәм балигъ булмаганнарның юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү фактларын булдырмауга биреләчәк, – ди Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Гайнетдинов.
Агымдагы елда республикада балалар катнашында 305 авария теркәлгән. Районда мондый һәлакәтләрнең саны алтыга җитте.
Нет комментариев