Азнакайда җәмәгать судьялары исерек шоферларга җәза карары чыгарды
Җәмәгать судьялары тарафыннан эчкән килеш руль артына утыручылар белән бәйле берничә эш каралып, юл иминлегенә куркыныч тудыручылар тиешле җәзага тартылды.
Эчкән килеш машина белән идарә иткән М.Сахауова да үз җәзасын алды. Аның канында алкоголь күләме 0,899 мг/л күрсәткән. Судта ул үзе катнашмый.
Р.Салиховны хокук сакчылары район авылларының берсендә төнге якта кулга төшерә. Исерек шоферга карата шунда ук административ хокук бозу турында беркетмә төзелә, судда шофер үзенең гаебен таный.
Юл йөрү кагыйдә-таләпләрен бозган ике ир-ат та 45 мең сум штрафка тартылып, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев