Азнакай районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда елның беренче яртыеллыгында юллардагы вәзгыятькә анализ ясалды һәм аварияләрне киметү буенча бурычлар билгеләнде.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 2026 елның алты аенда районда 129 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шул чорындагы күрсәткечтән кимрәк булса да, юлларда 6 кеше һәлак булган.
Исерек килеш руль артына утыру очракларының артуы аерым борчу уята. Ел башыннан 77 исерек йөртүче тоткарланган, шуларның 11е кабат закон бозган. Быел 11 автомобиль дәүләт файдасына конфискацияләнгән.
Тагын бер җитди мәсьәлә – балигъ булмаганнарның питбайк һәм мотоциклларда йөрүе. Ел башыннан яшүсмерләр белән бәйле дистәдән артык эш каралган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Айдар Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, юллардагы иминлек полиция генә түгел, ә һәр йөртүче, һәр ата-ана һәм һәр җәяүленең уртак җаваплылыгы булып кала.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев