Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай районында 31 ЮИД отряды эшли

6 март – юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешкан көн

Юл хәрәкәтенең яшь юл инспекторлары хәрәкәте башлангычны 1973 елдан ала.

Бүген республикада 19 мең баланы берләштергән 1500 ЮИД отряды бар.

2017 елдан укучылар өчен лагерьларда профильле сменалар да оештырыла. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрендә ЮИДчыларның матбугат үзәкләре дә эшләп килә.

Азнакайда Юл хәрәкәтенең яшь юл инспекторларының 30 отряды исәпләнә, анда 525 бала берләшкән. Алар юл инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе җитәкчелеге белән берлектә төрле профилактика акцияләре уздыралар, балаларга аңлату эшләре алып баралар. 

Шәһәрнең биш мәктәбендә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча махсус кабинетлар эшли. 7 нче мәктәп базасында 2020 елдан «Автошәһәрчек» мәйданчыгы эшләп килә. Анда «Хәвефсез тәгәрмәч» бәйгесе уздырыла.

 

Рузилә Габдрахманова, Азнакай районында ЮИД отрядлары кураторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев