Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай инспекторлары яшь гаиләгә автокресло бүләк итте

Автоинспекторлар Кротовларга зур бүләк ясады

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан уздырылган чарада Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте иминлеге” үчреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында оештырылган республика ата-аналар Советының район вәкиле Лилия Мусина катнашты. Алар бәби көтүче Кротовлар гаиләсенә автолюлька бүләк иттеләр.

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Гайнетдинов автокреслоның кечкенә пассажирлар өчен юлда төп һәм иң нәтиҗәле саклану чарасы булуын билгеләп үтте һәм яшьләргә баланы автомобильдә дөрес йөртү турында да аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев