Азнакай балалары һөнәрләр белән таныша
Шәһәрнең 10нчы «Алтынчәч» балалар бакчасында «Юный мастер» - «Яшь оста» региональ чемпионатның муниципаль сайлап алу туры узды.
Әлеге чара мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре арасында үткәрелеп, ярышларда 5-7 яшьлек балалар катнашты. 3 көнгә сузылган сайлап алу турында балалар 4 компетенция буенча белемнәрен күрсәтте.
Муниципаль сайлау этабын үткәрүнең максаты – алдагы «Яшь оста» 7нче региональ этапта катнашу өчен мәктәпкәчә яшьтәге һөнәри осталыкның элементар күнекмәләрен күрсәтү нигезендә сәләтле балаларны ачыклау һәм ярдәм күрсәтү. «Алтынчәч» балалар бакчасы методисты Альбина Лотфуллина билгеләп үткәнчә, әлеге проектта безнең район 2023 елдан бирле катнаша.
«Балалар 4 компетенция буенча үз осталыкларын күрсәтә, үз чыгышларын бик яратып, рәхәт итеп башкаралар»,- дип уртаклашты ул.
Оештыручылар сүзләренә караганда, сайлау этабына район һәм шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче 32 бала җәлеп ителгән, алар 3 төрле бирем үти. Беренче өлештә һөнәр буенча теоретик белемнәрен күрсәтә, икенче бирем практик белемне күрсәтүгә нигезләнгән һәм өченчесендә волонтерлар белән эшли белү осталыгы бәяләнә.
Конкурсантлар арасында 9нчы «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бар. Аларны озата килгән тәрбияче апалары балаларның чыгышыннан канәгать. Зөлфия Гайсина – Азнакай шәһәре 9нчы «Салават күпере» балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе: «Безнең балалар бакчасы 3 компетенциядә катнашты… Мин үземнең балалар белән горурланам, алар матур сөйли белә, үз һөнәрләрен күрсәтә беләләр. Бу ярыш бик кирәкле һәм файдалы дип саныйм». Мондый ярышлар балаларда һөнәр турында башлангыч төшенчәләрне ныгыта, аңа кызыксыну тәрбияли, үзлектән эшләү күнекмәләрен камилләштерә, дип фикер йөртә оештыручылар. Муниципаль этапта җиңүче балалар февраль аенда ярышларның республика этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев