Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай автоинспекторлары яшь гаиләгә үзенчәлекле бүләк тапшырды

Азнакай Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсендә бу көннәрдә тагын бер матур вакыйга булды. Озак еллар бүлекчәдә хезмәт куючы Ләйсән Хәмидуллинаның улы Ислам тормыш иптәше Эльза белән гаилә корды.

Яшь парны бу истәлекле көн белән котларга автоинспекция хезмәткәрләре дә килде. Алар гаиләнең имин киләчәге турында кайгыртып, яшьләргә балалар өчен автокресло бүләк иттеләр.

 Балаларның иминлеге без – өлкәннәр кулында. Шуңа күрә булачак әти-әнигә автокресло иң яхшы һәм файдалы бүләк булыр дип уйлыйм,

 

– диде “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина.

ДАИ хезмәткәре Илнар Гыймаев Эльза һәм Ислам Хәмидуллиннарны гаилә корулары белән котлап, аларга мәхәббәт, татулык һәм бәхетле тормыш теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев