Аек булмаган хәлдә руль артына утырган азнакайлы үз җәзасын алды
Төн уртасында Ленин урамы буйлап машинада хәрәкәт иткән А.Зарипова юл иминлеге сакчыларына эләгермен дип уйлап та карамагандыр.
Инспекторлар шоферның үз-үзен тотышында исереклек билгеләрен шунда ук сизеп ала. Әмма ул медицина тикшерүе узудан баш тарта.
Әлеге эш судта карала. Карар чыгарганда суд А. Зарипованың тәрбиясендә балигъ булмаган балалар булуын, шул исәптән берсе әле кечкенә, шулай ук гаебен тануын исәпкә ала.
Суд карары белән ул исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен 45 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев