Аек булмаган хәлдә руль артына утырган азнакайлы үз җәзасын алды
Юл-патруль хезмәте инспекторлары машина йөртүче А.Заһидуллинны шәһәр урамында тоткарлый.
Инспекторлар шоферның аек булуында шикләнеп, аңа алкотестерда тикшерү узарга тәкъдим итәләр. Әмма тест тискәре нәтиҗә күрсәтә. Сырхауханәдә исә барысы да ачыклана, медицина бәяләмәсе буенча ул исерек хәлдә була.
Суд карары белән шофер РФ Административ хокук бозулар кодексның 12.8 маддәсе 1 нче часте нигезендә административ җәзага тартыла: аңа 30 мең сум күләмендә штраф салына, моннан тыш, ел ярымга таныклыгы да алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев