Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк” газетасына язылучылар санаторийга юллама, куян һәм йөзү бассейнына абонемент отты

Район газетасына 6 айга язылучылар арасында призлар уйнату редакциябездә матур традициягә әверелде.

Декарбь ае бу яктан бүләкләргә бай булды.

Инде менә соңгысы – июль аеннан 28 декабрьгә кадәр язылучылар арасында узды. Редакция почтасына 278 квитанция килде. Төп бүләк – Рөстәм Дәләтшиннан Азнакай санаториясенә юлламаны Азнакай шәһәреннән 82 яшьлек Энҗе Раянова отты.

– Зирекле Елга авылында туып үстем. Утыз елдан артык нефть тармагында оператор булып эшләдем. Биш бала үстердек, барысына да югарые белем алырга булыштык. Зур рәхмәт бүләккә! Илләр тыныч булсын, Яңа еллар бары куанычлар алып килсен! – ди Энҗе апа.

Яңа ел символы – Рәшит Ибраһимовтан кара декоратив куянга Рузилә Гәрәева ия булды. Спорт идарәсеннән йөзү бассейнына абонемент Мәрзия Бүләковага чыкты.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләсе елда да призлар уйнату дәвам итәчәк. “Маяк” газетасына язылыгыз һәм бәхетегезне сынагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев