“Маяк” газетасына язылучылар арасында 50 кг он уйнаттык!
Район газетасына язылуның иң кызган чоры.
Язылу кампаниясе төгәлләнергә дә санаулы көннәр генә калып бара.
Ә без атна дәвамында язылучылар арасында бүләкләр уйнатуны дәвам итеп, бу юлы иганәче – шәхси эшмәкәр Равил Бакировтан 50 кг югары сыйфатлы он уйнаттык.
Бәхет исә даими укучыбыз, “Нефтемаш”та озак еллар эретеп ябыштыручы булып эшләүче Рәсим Латфуллинга елмайды.
– “Маяк”ны ничәнче елдан алдыра башлаганны инде хәтерләмим дә, әти-әниләр дә һәрчак языла иде. Районыбызда гомер итүче үрнәк гаиләләр, һөнәр ияләре, кул осталары турындагы язмаларны аеруча яратып укыйм, – ди ул.
Бүләкне әбүнәчебезгә Равил Ильяс улының абыйсы – районның Мактаулы гражданины, озак еллар дәвамында ветераннар советын җитәкләгән Миргасим Кәримов тапшырды.
Сезнең дә бүләкләр отасыгыз киләме? Тизрәк «Маяк» газетасына алты айга язылыгыз да, квитанция күчерелмәсен безгә җибәрегез! Бәлки төп бүләк — «Азнакай» санаториена юллама нәкъ менә Сезне көтәдер?! Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!