“Җиде – бәхетле сан, ә “Маяк”ны тизрәк укыйсы килә”
«Маяк» газетасына язылучылар арасында атна саен бүләкләр уйнату дәвам итә. Агымдагы атнада исә мендәрләр чистартуга 1500 сумлык сертификат уйнатылды.
Бүләкләр уйнату видеога төшереп рандомайзер программасы ярдәмендә үткәрелә. Бу юлы очраклы саннар генераторы исемлектән 7 номерлы язылучыны сайлап алды. Ул – «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Лилия Хәлимова булып чыкты.
– Социаль яклау үзәге хезмәткәрләренең күбесе газетаны эш урынына яздырта – бик уңайлы бу. “Маяк”ның һәр яңа санын көтеп торабыз, юрисконсультыбыз Зөлфия Латыповадан газетаны кабинетларга тизрәк таратырга сорыйбыз. Район кешеләре турында язмаларны укырга, файдалы киңәшләр белән танышырга бик кызык. Әти-әниләребез гомер буе “Маяк”ны укыйлар, кызыбыз Лилиана да журналист һөнәрен сайлады. Шуңа күрә «Маяк» безнең өчен якын дус һәм киңәшче кебек, газетабыз һәр йортка яхшы хәбәрләр генә китереп торсын, – диде Лилия Хәлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев