Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакайда Әбүнәче көне узды

Азнакайның Пушкин урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан почта элемтәсе бүлегендә Әбүнәчеләр көне узды.

Барлык теләүчеләр үзләренең яраткан басмаларына, шул исәптән "Маяк" газетасына 2023 елның беренчн яртыеллыгына рус һәм татар телләрендә языла алдылар.

Почта элемтәсе бүлегенә килүчеләр редакция вәкилләре белән аралаштылар. "Маяк" газетасы хезмәткәрләре актив язылучыларыбызны бүләкләделәр.

Искә төшерәбез, ярты елга язылу бәясе – 849,42 сум. Ә 3-13 октябрьдә ташламалы бәядән – 742,74 сумга язылырга мөмкин булачак. Бу 107 сум акчагыз янга кала дигән сүз.

Редакциядә язылу буенча альтернатив пункт та эшли. Бу очракта газетаны биредән килеп алырга кирәк булачак. Язылу бәясе – 480 сум.

Күпләп язылган оешмапредприятиеләргә илтеп бирү мөмкинлеге дә бар.

Киләсе ел башыннан район газетасы өегезгә килеп торсын дисәгез, хәзердән үк язылып куярга ашыгыгыз. Алга таба да бергә булыйк – бердәм булыйк!

Реклама 16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев