Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

9 декабрьдә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Азнакайда яшьләр эшләре һәм туризм идарәсе тарафыннан «Супер әни – 2022» бәйгесе үткәрелде.

Шулай ук бу санда: 

Азнакай мөмкинлеге чикле балалар мәктәбендә биредә директор булып эшләгән Данияр Мөхитов истәлегенә волейбол турниры узды.

Юлларыбыз имин булсын дисәгез, балаларыгызны саклану җайланмалары белән җиһазланмаган транспорт чараларына утыртудан баш тартыгыз, дип "Маяк" ата-аналарны кисәтә.

Турист булу җиңелме? Бу сорауга туризм-туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Светлана Галиева җавап бирә.

Татарстанда 1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның артуы нәрсәгә бәйле?

Ашлыкны кая куярга?

Сыйфатлы орлык – сәламәт токым.

Умартачы Сабирҗановлар.

Кәрәзле телефондагы акчаны ничек саклап калырга?

Кеше гомере дисбе кебек. Андагы төймәләр – узылган еллар. Еллар дисбегә төймәләр өсти: Сукаеш, Карамалы авылларында мәктәп директоры вазифаларын башкарган Абдуллин Сәйлүн Халик улы турында сүз барачак.

Элекке кешеләрнең күңел көрлегенә, тормышның кадерен белеп, һәр көнгә сөенеп яши белүләренә сокланасың. Мәндәй авылында гомер кичерүче Җәүдәт ага Латыйпов хакында "Маяк" битләрендә.

Номинацияләр буенча Айназ Бикмуллина – “Иң креатив әни”, Розалия Карибуллина – “Иң алтын куллы әни”, Резеда Миңнеголова “Иң сәләтле әни” булып танылды. Татшуган авылыннан Ландыш Фәртдинова “Супер әни” номинациясендә җиңеп, бәйгенең төп призына лаек булды. Әлеге матур чара турында һәм башка бик күп материалларны бары "маяк" битеннә генә укып белә аласыз.

Әйтеп китик, “Маяк” газетасы редакциясендә 2023 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу нәтиҗәләре буенча бүләкләр уйнату булды. Уенда катнашу өчен безгә 50гә якын квитанция килде. Җирәбә юлы белән өстәмә һәм төп призлар уйнатылды. Төп приз  – Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов концертына ике кешелек билет Наилә Мөхәммәдиевага чыкты. "20 ел почтада, аннан 10 ел мәктәптә эшләдем. Беркайчан да газетадан аерылганым юк," ди ул.

7 – 14 декабрь аралыгында язылучылар арасында шәһәребезнең Пушкин урамындагы күпләп сату базасында урнашкан “Максат” хуҗалык товарлары кибетеннән сервиз уйнатылачак. Квитанцияләрне шулай ук azmayak@mail. ru электрон почтасына юлларга кирәк булачак. Бүләк 14 декабрьдә 15.00 сәгатьтә уйнатылачак.

Реклама 16+

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев