Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

7 октябрьдә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Бүген 7 октябрьдә, җомга көне. Димәк, «Маяк»газетасының яңа саны дөнья күрде.

Бу санда: Авыл хезмәтчәннәре елны уңышлы тәмамлый, 9 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп узабыз.

Оекбаш-бияләйләргә күңел җылысы салынган: Сәпәй авылында беренчеләрдән булып солдатларга оекбаш, бияләй һәм муенса бәйләр өчен җепләр әзерләү башланды.

Азнакай ГТО алдынгыларын кабул итте: узган атнада Азнакайның «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексына җәйге ГТО фестиваленең зона этабы үтте. Анда Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районнары да катнашты.

«Иң мөһиме – сыйфатлы журналистика»: Россиянең иң зур төбәк медиахолдингы – «ТАТМЕДИА» җәмгыяте оешуга 1 октябрьдә 15 ел тулды.

Көзен чакырылучылар махсус операциягә китми: быел 1 ноябрьдә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башлана.

Авыл – илнең тоткасы: Республикада кыр эшләре дәвам итә. Рапс, бәрәңге, яшелчә, шикәр чөгендере алалар, чиратта – көнбагыш. Буш мәйданнарда туңга сөрәләр. Ә терлекчеләрнең эше ел әйләнәсе бер көнгә дә тукталып тормый.

Һәр өч сумның бер сумы – өлкәннәргә: Татарстанда халыкның 24 проценты яки 914 меңнән артык кеше – пенсия яшендәге өлкән буын вәкиле, бу – һәр дүртенче кеше дигән сүз. Өлкәннәрнең саны елдан-ел арта.

Авыл хезмәтчәннәре елны уңышлы тәмамлый: 9 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп узабыз.

Исеме дә, эш-гамәлләре дә гүзәл аның: Лаеклы ялга чыккач та актив хәрәкәттә булып, бөтен җаны-тәне белән бирелеп, эш нәтиҗәсе өчен ихлас тырышып, ил-көн, халык өчен борчылып йөрүчеләр әллә ни күп түгел.

Шулай ук аш-су рубрикасында тәмле рецептлар, атна телепрограммасы, кайнар котлаулар, киңәшләр, файдалы реклама - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан саныннан укып белә аласыз.

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев