Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Уразай авылында сайлаулар бәйрәм төсен алды

Уразай авылының Мәдәният йортында урнашкан 543 нче сайлау участогында иртәдән чын бәйрәм төсе: үзешчәннәр тырышлыгы белән әзерләнгән концерт номерлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Халык та участокка елга урынына агыла.

- Безнең авылда сайлаулар гел шулай оешкан төстә, зур бәйрәм кебек уза. Район-шәһәр Мәдәният йорты коллективына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Әби-бабайлар үзешчән артистларыбызга кушылып җырлыйлар, рәхәтләнеп бииләр, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Фәйрүзә Хөсәинова.

Уразай - районыбызда иң зур авылларның берсе. Биредә 543 сайлаучы теркәлгән. Аларның алтысы - беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. 

Әлеге мөһим чарадан Рәзил Бәдретдинов та читтә калмаган. Тавыш бирү участогына ул әтисе Рәсим һәм әнисе Илгизәрә белән килгән. Рәзил - Батырлык ордены иясе. Махсус хәрби операциядә каты яраланса да, ул тормышка булган мәхәббәтен һич кенә җуймаган. 

- Кеше үзенең гражданлык позициясен белдерергә тиеш.  Сайлау хокукы бирелгән икән, аннан файдаланырга, үзеңнең сүзеңне әйтергә кирәк, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев