Авылыбыз киләчәккә якты өметләр белән атлый
Авылның өлкәннәре иртән үк, барысы да бердәм булып, сайлауга ашыга, һәммәсе дә илебез киләчәге якты булсын дип өметләнә.
Районыбызның Мактаулы гражданины Сибгатуллин Хатип абый:
"Сайлауларда катнашу - безнең төп гражданлык бурычыбыз, дөньябыз имин булсын", - ди.

Авылда балалар, гаиләләр белән сайлау участогына килү - матур күренеш. Яшьләрдән дүрт беренче тапкыр сайлаучы үз тавышын бирде. Сайлау көнендә узган "Нәүрүз" авылда бәйрәм рухын өстәде.

Килгән халык борынгы гореф-гадәтләргә нигезләнгән чарада күңел ачты. Һәммәсе карга боткасыннан, коймактан, сый-нигъмәтләрдән, самовар чәеннән авыз итте.
"Халкыбыз йолаларын саклап килүче "Нәүрүз" бәйрәмен уздыру матур гадәткә әйләнде, бәйрәмебез элек-электән халкыбызга киләчәккә карата якты өмет, дәрт-дәрман бирә, тормышны яратырга өйрәтә", - дип чыгыш ясады Татшуган авылының мәдәният йорты җитәкчесе Асия Мөхәммәтгарипова.
Әнә шулай, авылыбыз киләчәккә якты өметләр белән атлый.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев