Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Көрәш буенча дүрт тапкыр - Россия, ике тапкыр дөнья чемпионы Ислам Закиров Азнакайда тавыш бирде

Көрәшче Ислам Закировның исеме районда гына түгел, Татарстанда да күпләргә таныш.

Кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнгән спортчы быел дүртенче тапкыр Россия чемпионы булып танылды. Аны шулай ук үз үлчәмендә дөнья күләмендә дә алып салыр кеше табылмады. Ислам Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында белем ала.

Яшь егет өчен республикабызның нинди юнәлеш буенча үсеш алуы аеруча мөһим, шуңа ул сайлаудан читтә калмаган.

Ислам Закиров үзе белем алган 9 нчы мәктәптә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

- Сайлауларда икенче генә тапкыр катнашсам да, аның мөһимлеген, кирәклеген бик яхшы аңлыйм. Кеше үзенең туган җиренең киләчәгенә битараф булмаска тиеш, - ди спортчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев