Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Гер күтәрүдә дүрт тапкыр дөнья чемпионы булып танылган Җәмил Шакиров Актүбәдә тавыш бирде

Актүбәдә яшәүче танылган тренер, спортчы Җәмил Шакиров сайлауларда актив катнаша

Чирмешән районында туса да, гер спорты буенча югары категорияле хөкемдар, Татарстан Репсубликасының атказанган спорт остасы, физик культура һәм спорт отличнигы Җәмил Шакировның гомер юлы тулысынча Азнакай белән бәйле. Районыбызда узган спорт ярышларында аның 32 килограмм авырлыктагы герне мамык урынына гына чөюенә сокланмаган кеше сирәктер. Ничәмә-ничә егет күңелендә әлеге спортка мәхәббәт тәрбияләп, аларның исемнәрен илкүләм таныткан кеше дә ул. Төрле дәрәҗәдәге 430 ярышта катнашып, шуларның 350сендә җиңү яулый Җәмил абый. Ә аларны санап кына да чыкмалы түгел: дүрт тапкыр дөнья чемпионы, Россия Кубогы иясе, 16 тапкыр республика чемпионы, бер кул белән 32 килограммлы гер чөюдә Россия рекордсмены…

Ул әлегәчә гер спортына тугры калып, балалар белән шөгыльләнә.

Бүген Җәмил абый елның сәяси вакыйгасы булган җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаудан да читтә калмады.

- Азнакаебызда, шул исәптән Актүбә бистәсендә дә, спорт белән шөгыльләнер өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ел да диярлек яңа спорт объектлары төзелә. Шуңа үземнең сүземне әйтми калдыра алмыйм. Ә болай сайлауларда гел катнашам, курыкмыйча, үзебезнең киләчәгебез өчен тавыш бирәм. Алдагы елларда да барысы да уң булсын! – ди танылган спортчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев