Бүген районыбызның һәр сайлау участогында җанлылык, һәркем гражданлык бурычын үтәргә ашыга.
Гаиләләре белән килүчеләр дә бихисап. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда эшләп, лаеклы ялга чыкканнан соң район-шәһәр ветераннар советын җитәкләгән Миргасим Кәримов та сайлау участогына тормыш иптәше Сания апа белән бергә килде. Алар үзләре яшәгән территориягә караган сайлау участогында – элекке 1 нче мәктәп бинасында тавыш бирделәр.
- Республика үсешен дәвам итү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалану - барыбызның да бурычы. Бүгенге сайлауларда катнашып, депутатларыбыз өчен тавыш биреп, киләчәк юлыбызны билгелибез. Шуңа аннан читтә калмаска чакырам. Сайлау көнен элек ничек көтеп ала идек, бүген дә шулай. Иң мөһиме – дөрес карар кабул итәргә! – диде Азнакай районының Мактаулы гражданины Миргасим Кәримов.
Корбановлар 510 нче сайлау участогына гаиләләре белән килгәннәр, үзләре белән оныклары да бар.
- Элек мәктәптә укыган чорда участокта кешеләрне каршы алып, озатып тора идек, бүген шуларны искә төшереп, хатирәләргә бирелеп алдым, - ди Тәслимә Корбанова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев