Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакайда көрәш буенча дүрт тапкыр Россия чемпионы тавыш бирүдә катнашты

Көрәшче Ислам Закировның исеме районда гына түгел, Татарстанда күпләргә таныш.Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән көрәшче быел дүртенче тапкыр Россия чемпионы булып танылды.

Узган ел ул Дөнья беренчелегендә 70 килограмм авырлыкта шулай ук алтын медаль яулаган иде. 

Быелның сәяси вакыйгасы Ислам өчен аеруча истәлекле. Ул тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша. 

-Сайлауда һәр кеше үзенең гражданлык позициясен белдерергә тиеш дип уйлыйм. Чөнки шушы илдә үзебезгә укыйсы, эшлисе һәм яшисе бит, — ди Ислам Закиров.

Яшь сайлаучыга 509 нчы сайлау участогында истәлек бүләкләре дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев