Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакайда яшәүче 103 яшьлек сугыш ветераны да сайлаулардан читтә калмады

Гайнулла ага Әюпов районыбызда исән-сау булган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны.

Фронт юлын машинасында корал ташып үткәргән Гайнулла ага тыныч тормышта да яраткан һөнәренә тугры кала, гомер буе ПАТП да шофер булып эшли – нефтьчеләр вахтасын, маршрут автобусын да йөртә. 103 яшьтән күптән узса да барысын да таң калдырырлык яхшы хәтерле, камил акыллы Гайнулла Әюпов. Әле дә ил-көн яңалыклары белән даими танышып бара, сайлауларны да ел саен көтеп ала. Сәяси вакыйгадан быел да читтә калмады ветеран. Сайлау участогы вәкилләре аның өенә килделәр. 

- Бик матур яшәдек, Аллага шөкер. Инде балаларыбыз, оныкларыбызның тормышы имин, матур булсын иде, - дип изге теләкләрен тели-тели төшерде тартмага бюллетенне Гайнулла ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев