Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакай районының Мактаулы гражданины Владимир Кротов сайлауларга беренчеләрдән булып килде

Владимир Кротовны районда белмәгән, танымаган кеше сирәктер.

Озак еллар Азнакай пассажир автотранспорты предприятиесен җитәкләгән, аның данлы исемен ил күләменә күтәргән кеше буларак кына түгел, кешелекле, олысына-кечесенә игътибарлы булуы белән дә билгеле шәхес ул. Тырыш хезмәте өчен “Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре исеменә” лаек.

Һәрчак халык мәнфәгатен кайгырткан ветеран бүген дә сафта, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе буларак шәһәребез үсешенә лаеклы өлешен кертә, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, аларда һөнәргә мәхәббәт тәрбияләүдә дә армый-талмый хезмәт куя.
Владимир Алексеевич җитәкчеләр арасында да, район халкы арасында да зур һәм лаеклы абруйга ия. Халык, район һәм шәһәр җитәкчеләре һәм депутатлары инициативасы белән аңа “Азнакай муниципаль районының Мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем дә бирелгән иде.

Үзебезнең гүзәл Азнакаебызда эшләвем, шушында яшәвем белән бик горурланам! Ул үзебезнең күз алдында үсә, төзекләнә. Киләчәк тормышыбыз да матур, якты булсын иде. Шуңа безгә сайлау мөмкинлеге бирелгән икән – үз фикереңне белдереп, тавыш бирми калырга һич тә ярамый, - ди Владимир Кротов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев