Зинаида Васильева 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды
Юбилярны котларга җитәкчеләр, якыннары җыелган иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Зинаида Александровнаны тәбрикләп, җитәкчеләребезнең Рәхмәт хатларын тапшырды, иңнәренә шәл япты.
«Сезнең буын тормышның ачысын да, төчесен дә татыды. Бөек Ватан сугышныда Җиңү өчен, сугаштан соңгы елларда илебез үсеше өчен зур хезмәт куйдыгыз. Күпләргә үрнәктормыш кордыгыз. Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә», — диде Айдар Хәләфетдин улы.
Матур теләкләргә район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова һәм халыкны социаль яклау идарәсеннән, ТОСтан вәкилләр, якыннары кушылдылар.
Зинаида Александровна 1930 елда Мөслим районы Уса авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. Яшь кызга үзенең нәфис җилкәсендә бик күп авырлыкларны күтәрергә, авыр эшләрне башкарырга туры килә. Горький өлкәсендә торф чыгаруда катнаша, урман кисүдә дә тырыш хезмәт куя. 1952 елда Демьян Тимиряевка кияүгә чыгып, матур тормыш корып җибәрәләр. Кызлары Любовь, Людмила, уллары Валерийны тәрбияләп үстерәләр.
Зинаида Александровна лаеклы ялга чыкканчыга кадәр төзелештә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында хезмәт куя. Зинаида Васильева, Аллага шөкер, әле хәзер дә бер дә тик торуны яратмый: бакчада да казына, йорт эшләрен дә башкара. Газета-журналларны да күзлексез генә укып җибәрә, хәтере дә яхшы. Бүгенге көндә ул 4 оныгы һәм 9 оныкчыгының яраткан әбисе, балалары, кияү-киленнәре, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, куанычлы тормыш кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев