Тыл фидакаре Кәтифә Мәрданшина: “Калган гомеремне рәхәттә яшәсәм иде, дип сорадым”
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан район башлыгы Марсель Шәйдуллин бала чакларын хезмәттә үткәргән тыл ветераннарын бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды
Зирекле Елга авылында туып үскән Кәтифә Мәрданшинаның балачагы сугыш чоры авырлыклары белән бәйле. Җиде бала ятим калып, тормышның ачысын бик иртә татырга туры килә аларга.
«Бу дөньяның да рәхәтлеген күрдек. Бәләкәй чакта “Гел нужа гына бирмә, калган көннәремдә рәхәтен дә бир, Раббым”, – дип елый-елый сорадым. Бирде, әлхәмделилла», – ди Кәтифә апа бүген күз яшьләрен яшермичә.
Ул кечкенәдән колхоз эшенә йөри, торф чыгаруда катнаша. Авыр хезмәттән курыкмый.
Әбисенең нәсихәтләрен тотып гомер иткән ветеран аңа бүген дә рәхмәтле.
“Кызым, бер эштән дә авырыксынма, олыны олы ит, кечене кече ит” – дип үстерде ул безне. “Алдыңа килгән ризыкны түкмә, түгәрлек булса да, төреп куй”, – дия иде, – дип искә ала ул.
Гомер буе колхозда, фермада эшләгән Кәтифә апа бүген балаларын, оныкларын барлап бәхетле картлык кичерә.
«Балаларым – минем алтын баганаларым», – ди ул горурланып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев