Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Шундый матур бәйрәмнәрне тагын көтәбез

Алтын көзнең хәерле җомга иртәләре белән, авылдашлар, якташлар!

Менә көтеп алган Өлкәннәр айлыгы җитте. Дөрес, без – өлкәннәр – елга бер килгән шушы матур бәйрәмне чәй табынында очрашырбыз дип көтеп алабыз. 1 октябрь көнне Чубар Абдул Мәдәният йортында авыл советы башлыгы Нияз Фәтхетдинов җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре, Айназ, Гөлгенә, Әлфия, “Аяз” үзешчәннәре, Буралы мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар катнашында өлкәннәргә мул табын әзерләп, матур концерт номерлары бүләк иттеләр.

Бу очрашудан без бик рәхмәтле булып, тагын да очрашырга язсын дигән теләктә калдык. Ә менә икенче көнне авылыбызның хөрмәткә лаек мәчетебез мулласы Илгизәр белән мәчетебезнең исәп-хисап алып баручысы Рәмзия авылыбызның бөтен өлкәннәренә азык-төлек тутырылган зур күләмдәге пакетлар тараттылар. Дөрес, Аллага шөкер, бар әйбер дә бар, ләкин һәр елны тараткач, без аны быел да көтеп алдык. Аларның матур итеп сәламләве һәм изге теләкләр теләп кулга пакет бирү мизгелләре күңелләргә хуш килде. Мәчетебез гөрләп эшләп торсын, дини йолаларны җиңел генә башкарырга язсын дигән теләктә калып:

Без – өлкәннәр – әкрен генә
Гомер көзләренә кереп барабыз.
Матур очрашу мизгелләрен
Киләсе елда да көтеп калабыз. Амин, амин.

Зөлхәбирә Миңнегалиева, Чубар Абдул авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев