Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Картая мени соң йөрәк?

Өлкәннәр көне якынлашканда, Чалтаймас авылында гомер итүче Тәслия апа Җиһаншина белән очраклы рәвештә генә очраштык.

Ул Бөгелмә районында туган, әтисе сугышка киткәч, әниләре берүзе биш баланы кеше иткән. 

Бер очрашудан кабынган мәхәббәт уты чая Тәслиянең тормышын гомерлеккә Азнакай районы белән бәйли. 

«Чибәр, карап кына тормалы, бик оста биюче иде картым. Кызыңны кияүгә бирмәсәң, урлап китәм, дигән. Урлаудан түгел инде, шулай язган булгандыр. Аллага шөкер, бик матур яшәдек. Бабай тракторист булды, мин дә гомер буе колхозда. Биш бала үстердек. Дүрт улыбыз да армиядә хезмәт итеп кайттылар, өйләнделәр. Хәзер инде бабам да юк, бер улымны да җирләдек. Кешегә кайгы килсә, жәллисең дә, үткәреп җибәрәсең. Үзеңнеке алай түгел шул... Көндез берүзем хуҗалыкта, кунарга кызым белән киявемә төшәм, бик әйбәтләр», –  дип сөйләп китте әбекәй.

Аның эчкерсез елмаюын, тапкыр сүзләрен белмәгән, танымаган кеше Татарстанда юктыр, мөгаен. Бу матур парны якташларыбыз Салават белән Гүзәлем Миңнехановларның клипларында сез дә күргәнегез булгандыр, дуслар. Таныдыгызмы?

Тәслимә әбиегезнең мәзәкләрен бер минутлык видеога гына сыйдыртып бетереп булмый шул. Аның үзе белән очрашып сөйләшергә һәм шулай маоур итеп озак яшәү серләрен үзеннән ишетергә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев