Кәкре Елга авылының Акбабае 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бүген Кәкре Елга авылында гомер итүче Фәһим ага Минһаҗев бик күп кунаклар кабул итте. Сәбәбе дә нинди диген?! Авылның Акбабаена 90 яшь тулды!
Бүген дә егетләр кебек йөгереп йөргән, җор телле, ыспай гәүдәле Фәһим абыйга, күзләр генә тимәсен, бер дә 90 яшь бирерлек түгел!
Бала чагы, үсмер еллары сугыш, аннан соңгы авыр елларга туры килсә дә, күңел көрлеген бер дә җуймаган ул. Башта Ташкентта, аннан туган авылында “Марс” колхозында эшләп лаеклы ялга чыккан, мәчет төзүне башлап йөреп, аннан имам-хатыйп вазифасын башкарган Фәһим абый бүген тормыш иптәше Тәскирә апа белән балалары һәм онык-оныкчыкларының ихтирамын тоеп, туган нигезендә бәхетле гомер кичерә.
Авыл агаен күркәм юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Дамир Гыйләҗев белән Рәмис Ханнанов, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, ветераннар советы рәисе Илмир Гарипов, “Марс” хуҗалыгы вәкилләре килгән иде.
«Сез районыбызның иң хөрмәтле кешеләрнең берсе, – диде аңа район җитәкчеләре һәм барлык азнакайлылар исеменнән котлауларын ирештереп Дамир Гыйләҗев. – Бар яклап безгә үрнәк сез. Киләчәктә дә балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, шушы нигезнең тоткасы булып гомер итәргә язсын.»
Җитәкчеләр, балалары, оныкларының изге теләкләрен кабул итеп, Фәһим абый үзе дә ил-көннәргә иминлек, һәммәсенә бәрәкәтле тормыш теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев