Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Ибәтуллина Зөмәрия Салих кызы 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев килде.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның котлау хатларын тапшырды, шәхсән үзе исеменнән дә фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтләрен белдереп, иңнәренә шәл япты.

Зөмәрия Салих кызы Кукмара районы Шәмәрдән авылында туа. Аның тормыш юлы бик авыр була.Әниләре бик иртә вафат. Ятим калган алты баланы инвалид әтиләре тәрбияләп үстерә. Зөмәрия апага барлык сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны татырга туры килә. Колхозда – төрле эшләрдә, предприятиедә төзелеш эшләрендә, бетончы булып эшли. Дилшат Заһит улына кияүгә чыккач, 1956 елда Азнакайга күчеп киләләр. Бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Апа зур кайгылар кичерә. Бик иртә тормыш иптәше һәм улын бакыйлыкка озата. Бүгенге көндә кызы Альбина тәрбиясендә яши. Үзе дә медицина хезмәткәре булып эшләгән Альбина ханым аны сабый баладай тәрбияли. Әбинең өч оныгы,биш оныкчыгы бар.

Армый эшләгез, балалар, ди әбекәй аркалардан сөя-сөя. – Мин хәзер дә рәхәтләнеп эшләр идем әле, – дип тә өстәп куя.

   Зөмәйрә Салиховнаның язмышы турында тулырак “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев