Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Гомер буе руль артында

Зәкиев Тәлгать Зәки улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Юбилярны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов тәбрикләде. Ул  иң авыр вакытларда районыбыз үсеше өчен зур өлеш керткән ветеранга олы рәхмәтен белдерде. Котлауларга юбилярның якыннары, хезмәттәшләре  дә кушылдылар. 

Тәлгать Зәки улы 1935 елның 10 ноябрендә  Азнакай районы Митрәй авылында өченче бала булып дөньяга килә. Алар бер гаиләдә җиде малай тупырдашып үсәләр. Тәлгать ага  үзенең  хәрби хезмәт иткән елларын сагынып искә ала, шул еллар турында кабат-кабат искә алырга ярата. Ул Камчаткада  диңгез флотында моряк булып хезмәт иткән. Флера Закир кызы белән тигез, матур  тормыш корып  биш кыз тәрбияләп үстерәләр. 

Кызлары да үзләре кебек үк хезмәт сөючән, итагатьле. Тормыш иптәшенең генә гомере кыскарак була. Соңрак тормыш юлында Кәүсәрия Мәгъсүм кызын очратып, аның белән гомер кичергәннәр. Тәлгать ага ОРСның  автотранспорт конторасында, СУМРда машина йөртүче булып эшли. Гомере буе руль артында, шофер булып эшли ул. Бүгенге көндә ул 12 оныгы һәм 20 оныкчыкның яраткан бабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев