Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Бу җирләр – Җиңү өчен китерелгән батырлык һәм корбаннар истәлеге

Күптән түгел Азнакай районының ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Миләүшә Рәшитова Йошкар-Оладан әйләнеп кайтты.

        Анда 25 июнь көнне Татарстан һәм Марий Эл Республикасы ветераннар оешмаларының уртак күчмә Пленумы узды.

Бу чара «Ветераннар җәмгыяте оешмасының тарихи хәтерне саклауда, тарихны ялганлауга каршы көрәшендә, хәзерге шартларда яшьләр өчен әхлакый ориентирларны булдыруда роле» дигән бик мөһим темага багышланган иде.

Пленум кысаларында пленар утырыш кына түгел, шулай ук, күчмә чаралар да үтте. Катнашучылар Йошкар-Ола шәһәренең Марков зиратында, Сурок һәм Суслонгер станцияләрендә 1941-1945 елларда яралардан вафат булган Кызыл Армия солдатларының тугандаш каберләренә веноклар салдылар.

Бу җирләр – Җиңү өчен китерелгән батырлык һәм  корбаннар истәлеге.

 

«Безнең республикадан 50 дән артык кеше, шулай ук, Марий Эл һәм Чуваш республикасыннан, Самара өлкәсеннән ветераннар советы рәисе  катнашты. Безнең барыбызны бер максат берләштерә – гыйлемне яшь буынга тапшыру», - ди Миләүшә Рәшитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев