Бездә – юбилей
Азнакай районының танылган шәхесе, легендар типография хезмәткәре, район ветераннар советының актив әгъзасы Хафизова Мәйсәрә Сабур кызы бу көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
“Мәйсәрә апаның бөтен хезмәт юлы Азнакай типографиясе белән бәйле. Ул гади хәреф җыючыдан җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелә, газета басу эшчәнлегенең иң авыр елларын үз җилкәсендә күтәрә, беренчеләрдән булып яңа технолдогияләрне үзләштерә, халык ихтирамын казана. Ул һәрчак безнең остазыбыз булып, акыллы киңәшләрен биреп торды. Бик зур рәхмәт Сезгә”, – диде үзенең котлау сүзендә “Маяк” газетасы редакциясе баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов.
Юбилярны шулай ук район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Миндубаева, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова, “Маяк” газетасы редакциясенең ветераннар советы рәисе Нәсимә Камалиева, бергә эшләгән ветеран хезмәттәшләре, якыннары котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Сәламәт бул, якыннарың янәшәсендә сөенеп кенә яшә әле, Мәйсәрә апа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев