Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Бер очрашу – бер гомер

Азнакай политехника техникумы ашханәсендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 1 нче ТОС активы бәйрәм итте.

Техникум директоры Роберт Хөснетдинов һәм ТОС җитәкчесе Миләүшә Рәшитова өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар. Техникум студентлары бәйрәмне концерт номерлары белән бизәделәр. Өлкәннәребез арасында да талант ияләре бихисап. Роза Шәфыйгуллина сәнгатьле  итеп шигырьләр сөйләде, Талия Җәләева бик оста биеде, Миләүшә Рәшитова, Фәридә Хуҗиева моңлы җырларын башкардылар. Өлкәннәр техникум бинасы буенча экскурсия ясап, аның заманча булуына, чисталыгына, укучыларның итагатьле булуларына соклануларын белдерделәр.  

Бер очрашу – бер гомер, диләр. Өлкәннәребез әнә шулай түгәрәк өстәл артында чәйләр эчеп, концерт тыңлап, җырлап-биеп күңел ачтылар. Алар кунакларны кабул иткән Роберт Әнисовичка, бүгенге бәйрәмне оештырган Миләүшә Миргазияновнага, техникум коллективы, студентларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев