Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайда тантаналы рәвештә Кәримов Миргасим Ильяс улына Мактау тактасы ачылды

Кичә, 15 февральдә, тантаналы шартларда ТР Азнакай муниципаль районы ветераннар советының мактаулы рәисе булып эшләгән, Президиум әгъзасы Кәримов Миргасим Ильяс улына Мактау тактасы ачылды

Тантанада Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР ветераннар советының региональ иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, район ветераннары, Миргасим Ильяс улының якыннары һәм туганнары катнашты. 

Миргасим Кәримов 2005 елдан башлап районның ветераннар советын җитәкли. Район-шәһәр ветераннар советы зур уңышларга иреште, матур эшләре белән дан казанды, һәрчак алдынгылар рәтендә булды. Аның шәхси инициативасы нигезендә район администрациясе ярдәме белән сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл салынды. 

— Район тормышы һәм үсешенә бәһасез зур өлеш керткән Миргасим Ильяс улына олы рәхмәтебезне белдерәбез Районыбыз халкы гына түгел, Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә, шәхсән Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев үзе дә безнең мактаулы якташыбызның хезмәтен берничә тапкыр югары бәяләде, — диде үз чыгышында район башлыгы. 

Бу турыда тулырак «Маяк» газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев