Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакай ветераннар советына яңа җитәкче сайланды

Бүген хакимияттә Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы президиумы утырышы узды.

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Әлмәт районы ветраннар советы рәисе Владимир Яшанин, башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре катнашты.

Утырышта Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның вазифаларыннан азат итүне сорап язган гаризасы тикшерелде.

Миргасим Ильяс улы Кәримов – районыбызның күренекле, зур хөрмәткә ия шәхесе, мактаулы гражданы. Быел аңа 80 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул авыл хуҗалыгы тармагында, партия органнарында җитәкче урыннарда эшли, 18 ел  ветераннар оешмасын җитәкли. Оешма бүгенге көндә республикада үрнәк, аның эш тәҗрибәсен өйрәнергә башка районнардан, күрше-тирә республикалардан киләләр.

Марсель Шәйдуллин тырыш хезмәте өчен барлык Азнакай халкы, җитәкчеләр исеменнән рәхмәтен белдереп, Миргасим Кәримовка изге теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды.

Владимир Яшанин да үзенең чыгышында Азнакай ветераннар оешмасы эшчәнлегенә югары бәясен бирде, хакимият белән ике арада яхшы тандем булуын билгеләп узды.

Район үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхесләргә истәлек тактасы ачу Азнакайда күркәм тардициягә әверелде. Ветераннар Миргасим Кәримовның исемен дә мәңгеләштерергә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар.

Ветераннар советы аның гаризасын канәгатьләндереп, вазифасыннан азат итте.

Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе вазифасын башкаручы итеп Миләүшә Миргазиян кызы Рәшитова сайланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев