Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Президенттан хат

Яңа ел алдыннан азнакайлылар 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Касыйм Шәйхетдиновны хөрмәтләделәр

Ветеранны хәкимият вәкилләре, хезмәттәшләре һәм якыннары котлап, күпьеллык хезмәте һәм туган як үсешенә керткән өлеше өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

– Мин сезне котларга бик теләп килдем, без Сезнең белән якташлар да әле. Сезгә, Касыйм ага, илебез Президенты Владимир Путиннан котлау хаты да бар, – дип мөрәҗәгать итте юбилярга Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. – Бу чыннан да әһәмиятле вакыйга, һәм Сезне якын кешеләрегез – балаларыгыз, оныкларыгыз һәм хезмәттәшләрегез арасында күрү бик күңелле. Касыйм абыйга исәнлек-саулык телибез, 100 еллык юбилеенда кабат очрашырга язсын, – дип өстәде ул, хокук грамотасын укып.

Касыйм абый Мөслим районының Олы Чакмак авылында туа. Аның әтисе Дәүләтша Гәрәйша улы председатель булган, әнисе Нурифатыйма Бәдретдин кызы колхозда эшләгән. Касыйм сигез бала арасынан иң өлкәне булып, Бөек Ватан сугышының авырлыгын кечкенәдән белеп үсә һәм тыл хезмәтчәне исемен зур горурлык белән йөртә. 1949 елда хәрби хезмәткә китә, армиядән соң Азнакай эшчеләр бистәсендә нефть тармагына урнаша. Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт нефть чыгару предприятиеләрендә эшли, Азнакай СУМРының лаеклы ялга чыга. Фидакарь хезмәте өчен Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә, башка бик күп бүләкләре дә бар.

Касыйм абый бөтен гомерен яраткан һөнәренә багышлаган кеше, автотранспорт йөртүчесе булган. Ул үз эше белән горурлана, коллектив аны тирән хөрмәт итә. Ветеран бүгенге көнгә кадәр күңел күтәренкелеген һәм акыл сафлыгын саклаган, хезмәттәшләре белән элемтәсен өзми.

Юбилей көнендә дә алардан җылы сүзләр һәм үткән юлы турындагы истәлекләр күп яңгырады. Касыйм Шәйхетдинов һәм аның балалары «Татнефть» җитәкчеләре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башкарма комитет җитәчесе Айдар Шәмсетдинов, СУМР, УТТ һәм профсоюз оешмаларның җитәкчеләре котлауларын зур рәхмәт белән кабул иттеләр.

– Илебез Сезнең кебекләргә таяна! Сез – безнең алтын фонд, алыштыргысыз кешеләребез. Аңардан һәрчак ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була иде, аны барысы да хөрмәт итте, – хезмәт ветераны турында хезмәттәшләре шундый фикерләр әйтә.

Тормыш иптәше Сафия апа белән алар өч кыз һәм бер ул үстергәннәр, әркайсына тормыш юлламасы биргәннәр, алар да хезмәт бүләкләре алып, озак еллар бер эш урынында эшлиләр. Хәзер юбиляр – алты оныкның һәм дүрт оныкчыкның бабасы. Сафия апа инде янәшәләрендә булмаса да, зур тату нәсел Касыйм ага өчен ышанычлы таяныч булып тора, якыннары аның белән горурланалар.

Матур гаиләнең шушы күркәм бәйрәме дә үз хезмәтләре белән без яши торган киләчәккә нигез салган кешеләрне кадерләү һәм истә тотуның мөһимлегенә яхшы дәлил булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев