Намуслы хезмәт юлы үттем
Бик тыйнак кешеләр була. Алар купшы сүзләр белән үзләре турында сөйләргә бер дә яратмыйлар.
Әминә апа да нәкъ шундыйлардан. Юкса аның горурланып сөйләрдәй данлы хезмәт юлы да, югары белем алып, иң югары постларда эшләүче балалары, оныклары да бар... 80 яшьлек юбилее уңаеннан Азнакайның танылган кешеләренең берсе буларак аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Намуслы хезмәт белән үтелгән юлымны карыйм да үземне бик бәхетле тоям. Алган белемемнең миңа тормыш итәргә, һәр адымымны уйлап атларга, һәр көн алга таба барырга , көч-куәт җыярга ярдәм иткәнен һәрдаим тоеп яшәдем, – ди Әминә Сафина.
Ул матур Стәрле елгасы буенда урнашкан Туйкә авылында тигезлек белән матур тормыш кичерүче Шәрипҗан абый белән Майҗиһан апа гаиләсендә дөньяга килә. “Сугыштан соң авыр еллар, әти-әни көне-төне эштә, мин 11 яшькә кадәр әбием кочагында тәрбияләндем, дин төшенчәсе, әдәп-әхлак, эштән, авырлыктан курыкмау, тәмле ризыклар пешерү – әбием тәрбиясе”, – дип искә ала ул.
Барлык сугыштан соң туган балалар кебек, авыл тормышының авырлыгын тоеп яшәгән Әминә апа. Каникулда 12 яшьтән колхоз эшенә: утау, амбар алдында ашлык чистарту, 7- 8 класстан соң дусты Мәрьям белән (хәзер мәрхүм) РСМ – 8 комбайнында салам төшерү эшләре. Мәктәптә укыган елларын аеруча сагынып сөйли ул. “Мин авылымны, уйнап үскән иптәшләремне, бигрәк тә мәктәбемне сагынып яшәдем. Укытучыларым бик көчле иде. Рәхмәт аларга! Фән нигезләре белән беррәттән газеталар да чыгардык, чаңгы ярышларында катнашып, район күләмендә алдынгы урыннар алдык... барысы да бүгенгедәй хәтердә. Әти-әнием, әбием, мәктәп, коллектив тәрбиясе миңа һәрвакыт кеше булып калырга ярдәм итте”, – ди ул.
Яхшы тәрбия – җиргә күмгән тук орлык кебек бит ул, вакыты җиткәч шытып чыга. Мәктәпне тәмамлагач (1961 елны) Әминә Шәрипҗановна Казан авыл хуҗалыгы икътисадчылар хәзерләү техникумына укырга керә һәм 1964 елда кызыл дипломга тәмамлый, юллама белән Әгерҗе авылына “Берек” колхозына икътисадчы булып эшкә кайта. Яшь, кыю, тәвәккәл кыз хезмәттәшләре белән бик тиз уртак тел таба, ирешелгәннәр белән генә чикләнми, белемен күтәрү өстендә даими эшли: читтән торып ике институт тәмамлый, берсендә икътисадчы белемен күтәрә, икенчесендә социолог белгечлеге ала. Соңгысы аңа күп кенә җәмәгать эшләрен башкаруда ярдәм итә.
Әминә Сафина үзенең төп хезмәтеннән тыш комсомол, профсоюз, партия оешмасы секретаре, хатын-кызлар советы рәисе, авыл Советы депутаты булып та эшли. Тормыш юлына әзерлекле, максатчан булып басуында даими үз өстендә эшләве, һәрвакыт төрле курсларда белемен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү аңа һәрвакыт эшендә этәргеч була. “Авылда эшләү – миңа зур тормыш мәктәбе булды”, – ди Әминә апа. Азнакайга килгәч, берсеннән-берсе җаваплы урыннарда эшли. Икътисадчы, хезмәтне оештыру бүлеге, райкомда парткомитет җитәкчесе була.
– Узган елларга әйләнеп карасам, сагынып искә алыр кешеләрем, юл күрсәтүчеләрем булды. Колхозда эшләгән чорны алсам, хуҗалык җитәкчесе Канәгать абый Газизуллин чын тормыш мәктәбе нигезен салган кеше, дип уйлыйм. Райком секретаре Шакирә апа Шәрәфетдинова, бүлек җитәкчесе Һәндәсә Ганиеваларны чын остазларым дип саныйм. Күркәм холыклы, нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итсәң дә җавапсыз калдырмаучы райкомның 3 нче секретаре Фәүзия Әминовага рәхмәтем зур. Бу олы йөрәкле, изге күңелле кешеләр минем язмышымда зур роль уйнадылар. Туганнан-туган энем Ринат белән Әлфия дә ярдәмчеләр дә, дустым да, киңәшчеләрем дә булдылар. Тормыш иптәшем Мөдәриснең туганы Фирдәвес Баянов һәм аның тормыш иптәше Мәрзия гомерем буена янәшәмдә булдылар. Башка бик күп якыннарыма бик зур рәхмәтлемен, – ди Әминә апа.
Тирә-юнеңдә яхшы кешеләр булуы үзең яхшы булганга инде ул.
– Мин гаилә дусты буларак Әминә белән 1977 елдан таныш. Безнең яшәү урыныбыз да бер төбәктә, хезмәтебез дә бергә булды. Тормышны, дөньяны тирән аңлаучы, дөрес нәтиҗә ясаучы, һәрвакыт яңалыкка омтылучы, гадел, ярдәмчел, туры сүзле, ышанычлы дус-иптәш ул. Тормышта нинди генә очракта да мин аңа таяна алам,– ди якын дусты Миңсылу Фәрхетдинова Әминә ханым Сафина турында.
Намуслы хезмәт белән үтелгән юлы беренче горурлыгы булса, гаиләсе – Әминә апаның икенче горурлыгы. Мөдәрис абый (ул вафат инде) белән тормыш корып, алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әти-әниләре кебек үк бу уңган булган ике кыз Альмира белән Миләүшә югары белем алып, бүгенге көндә җаваплы урыннарда эшлиләр. Бәхетле әбинең дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Оныклары да югары белем алып, җаваплы урыннарда эшлиләр, ә инде кияүләре турында әйтеп тә тормыйм: күренекле кешеләр. Юбилеегыз белән Әминә апа! Алга таба да сәламәтлектә, күтәренке рухта, горурланып озак еллар яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев