Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Иң зур бәхет шулдыр инде ул

Мин елның мондый исем алуына чын-чынлап куандым. Димәк, ел әйләнәсе гаилә җылысын саклауга, аның асылын зурлауга багышланган чаралар үткәреләчәк.

Чөнки авыллардагы гаиләләр – кечкенә дәүләт, ә кечкенә дәүләт – ул ил терәге. Гаилә елында иминлек булсын, һәр гаиләдә парлар бер-берсен хөрмәт итеп, тату яшәсеннәр иде. Ялгызлар, кияүгә чыкмаган кызлар, буйдак егетләр парларын табып, гаилә корсыннар. Яшь гаиләләр авырлыктан курыкмыйча, 5-8әр бала тапсыннар иде. Яшьләрнең һәр көн иртән ашкынып барырлык яраткан эшләре, ә эштән соң сагынып кайтырлык ышанычлы тыллары, гаиләләре булсын иде. Һәр чишмәнең башлангычы булган кебек, һәр гаиләнең дә үз язмышы. Бу язмамда укучыларны Урсай авылында 45 ел бергә гомер иткән Ихсановлар гаиләсе белән таныштырасым килә. Гаилә башлыгы Шәрифулла Ихсановны белмәгән кеше юктыр. Кулыннан төймә генә төйми ул. Агач, калай, тимер эшен дә үзе башкара. Өйдә бар да җитеш. Ишек алдыннан ук тырыш хуҗалар яшәгәне күренеп тора. Тагын шунысы күңелдә матур тәэсир калдыра: Шәрифулланың энесе Рөстәм һәм сеңлесе Ландыш башлы-күзле булып, үз куышларын корган булсалар да, әтиләре урынына калган абыйларының күзенә генә карап торалар. 1 ел эчендә икесенә дә яңа өй бетереп керергә ярдәм итеп кара әле. (Әтиләре вафат булганда Шәрифуллага 12 яшь була). Шәрифулланың бөтен гомере туган авылы, туган җире белән бәйле. Армия хезмәтеннән соң, старшина погоннары таккан, танкист егет туры туган авылына кайта. Аның өчен биредә эш мәйданы киң. Барысына да бик теләп алына, бар эшен дә чын күңелдән башкара ул. Башта шофер, аннан тракторчы, комбайнчы, бригадир. Җыйнак гәүдәле, сүзгә дә тыйнак бу кешедә күпме яшәү дәрте, көч-кодрәт! Хикмәт беләктә түгел, йөрәктә, ди халык. 1995 елда Шәрифулла 432 гектар мәйданда җир сөреп, колхоз буенча беренче урынны ала, төсле телевизор һәм келәм белән бүләкләнә. 1996 елда 538 гектар мәйданда туңга сөреп, районда һәм колхозда беренче урынны ала. Үз куллары белән төзегән йортның залын зур суыткыч һәм телевизор бизи. Абзарда – елкылдап торган айгыр. 1997 елда “Т – 4” тракторы белән 600 гектардан артык мәйданда туңга сөреп, Сабан батыры була. Ишек алдына бүләккә биргән өр-яңа “Урал” мотоциклы кайтып утыра. Ә инде 2001 елда “Татарстанның атказанган механизаторы” исемен бирәләр үзенә. Шәрифулла белән Фирдәүсә 1979 елда гаилә корып җибәрәләр. Фирдәүсә Каюм кызы, гаиләдә өч кыз баланың иң өлкәне булып үсә. Аңа 9 яшь булганда әтисе вафат була. Һәр эштә җитез, уңган кыз (минем укучым) мәктәпне тәмамлагач, Октябрьский шәһәрендә тегүчелектә укып, 5 ел фабрикада эшли. Кияүгә чыккач, савымчы һөнәрен үзләштерә һәм 27 ел шул хезмәтеннән тайчынмый. Колхозның алдынгы савымчысы була. Колхоз идарәсе исәп-хисап җыелышында видеомагнитофон белән бүләкли үзен. Тырыш, үрнәк гаилә 5 бала тәрбияләп үстереп, аларны тормышлы итәләр. Ут борчасы килене Оксана, кызы Гүзәл хәзер Фирдәүсәнең эшен дәвам итәләр. Бер уллары мобилизация башлану белән китеп, безнең тынычлыгыбызны саклый. Рамилләре “Азнакай горизонты” җәмгыятендә тракторчы булып эшли. Разил белән Фирдәвес халыкка ритуаль хезмәт күрсәтүче “Хәтер” оешмасында эшлиләр. Укытучысы буларак, Фирдәүсәнең тормыш елларында сынауларны, авырлыкларны гаҗәеп сабырлык, түземлек белән кичереп, олы җанлы, киң күңелле булып калуына сокланам. Бүгенгесе көндә Исхаковларның икесе дә лаеклы ялда. – Иншаллаһ, балалар, кияүләр, карыш-кодагыйлар кадер-хөрмәтен күрү дә насыйп булды. Бәйрәмнәрдә өй тулып җыелалар, бар эшләрне бергәләп башкарабыз, – диләр алар. – Тәмле ризыклар пешереп, мунчасын ягып, капкаларын киң ачып, сөенеп каршы алабыз, куанып озатабыз. Олыгаеп барганда иң зур бәхетәнә шулдыр инде ул. Уллары да исән-сау кайтсын. Эш, балалар үстерү, аларны башлы-күзле итү мәшәкате белән үтелгән тормыш юлының төп бизәге – 9 онык, 1 оныкчык. Һәр ел саен тирә-күршедәге әби-апаларны, туганнарын җыеп, әти-әниләренең, әби-бабаларының рухына дога кылдыралар. Әнә шулай булганына куанып, тормыштан ямь табып яши Ихсановлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев