Игътибар үзәгендә – гаилә иминлеге
Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында 20 гаиләнең эше каралды.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин рәислегендә комиссия әгъзалары һәр гаилә проблемаларын җентекләп карадылар һәм авыр тормыш
хәлләреннән чыгу юлларын тәкъдим иттеләр, киңәшләрен бирделәр.
Бу көнне җитәкчеләргә төрле хокук бозулар белән бәйле эшләрне карарга туры килде. Алар арасында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдән башлап (мәсәлән, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең ут кайтаргыч элементлары булмау) ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү очракларына кадәр бар. Бигрәк тә гаиләләрдә спиртлы эчемлекләр куллану, тәртипсезлек, балаларны кыерсыту фактлары, шулай ук балигъ булмаганнарны контрольдә тотмау очраклары буенча фикер алышулар күп булды. Комиссия әгъзалары һәркемгә олысына да, кечесенә дә ныклап төшендерергә, аңлатырга тырышты. Чөнки бетен җәмгыятьнең иминлеге нәкъ менә аерым гаиләләргә бәйле.
Комиссия утырышында кайбер әти-әниләрне алкогольдән дәвалауга җибәрү турында карарлар да кабул ителде. Мондый карар кабул ителүчеләрнең күбесе әниләр булуы тагын да аянычрак. Комиссиядә тикшерелгән һәм кабул ителгән карарлар, әңгәмәләр гаиләләргә төзәлү юлына басарга ярдәм итәр дигән өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев