Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Гаилә белән ярыштылар

Бүген Азнакай гаиләләре шәһәрнең чаңгы базасына җыелды. Биредә Россиядә Гаилә елы уңаеннан чаңгыда узышу буенча «Гаилә эстафетасы» уздырылды.

Спортчы гаиләләрне сәламләп, «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Айрат Миңнегалиев аларга рәхмәт белдереп, уңышлар теләде.
– Спорт гаиләне тагын да татулаштыра, берләштерә, бүгенге ярышлар да барчагызга да яхшы кәеф бүләк итсен, – диде Айрат Ясир улы.
Эстафета ярышларында һәр гаиләдән әти яки әни һәм бала катнашты. Алар 1, 2, 3 һәм 5 чакрым арага узыштылар. Шунда ук спортчылар өчен ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булды.
Гөлназ Наушиева ярышларга улы Данияр белән килгән. Ике уллары – Данияр белән Динар икесе дә чаңгы гына түгел, башка спорт төрләре белән дә дуслар.
– Гаиләбез белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга тырышабыз. Кыш көннәрендә шулай барыбыз бергә чаңгы шуарга яратабыз, бассейнга йөрибез. Спортны үз иткән кеше сәламәт була, ә сәламәтлек барлык башлангычларның нигезе ул, – ди Гөлназ ханым.
Нәтиҗәләр буенча Лилия һәм Ясминә Шакировалар беренче урынга лаек булды. Тагын бер Шакировлар гаиләсе – әнисе Резеда белән стартка баскан улы Әмирхан икенче килде.. Ксения һәм Сергей Тазовлар өченче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев