Азнакайда күп балалы гаиләләргә таныклык тапшыру тантанасы узды
Чарада район җитәкчеләре, социаль яклау, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, гаиләләрнең эш урыннарыннан вәкилләр катнашты.
Бәйрәм кунакларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, бәхетле гаиләләргә имин тормыш, сабыйларының пар канат астында сәламәт һәм бәхетле булып, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде. Иң күңелле мизгелләр – таныклыкны тапшыру тантанасы булды: әти-әниләрнең йөзендә шатлык нуры балкый, бәйрәм залы бала-чаганың шат авазы белән нурлана, иң күркәм, яшь, тырыш һәм тату гаиләләргә ихлас котлау сүзләре, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре килеп ирешә…

Федераль дәрәҗәдә расланган бердәм формадагы таныклык һәм ташламалы статус алу өчен гаиләдә кимендә өч бала булырга тиеш һәм аларның барысы да яшәү урыны буенча теркәлергә тиеш. Әгәр 18 яше тулганнан соң, бала махсус урта яисә югары уку йортында белем алса, күп балалы гаилә таныклыгын алу өчен баланың көндезге бүлектә укуы хакындагы белешмәсен күрсәтергә кирәк. Бу хакта Азнакай шәһәренең социаль яклау бүлеге начальнигы Элиза Мәрданшина аңлатма бирде. Аның сүзләренә караганда, бүген районыбыз җирлегендә күп балалы 1033 гаилә яши, бу сан узган еллар белән чагыштырганда күпкә өстен. Таныклык тапшыру тантанасында бер- берсен хөрмәт итеп яшәүче 7 гаилә катнашты. Районда мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев