Азнакайда кечкенә балалар өчен йөзү түгәрәге ачылды
Бүген Азнакайда кечкенә балалар өчен йөзү түгәрәге ачылды.
Бүген шәһәребезнең «Дельфин» бассейнында район Советы аппараты җитәкчесе, район хатын-кызлар оешмасы рәисе Эльвира Галиева башлангычы белән кечкенә балалар өчен йөзү түгәрәге эшли башлады. Биредә әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Бассейн бүлмәсендә җылы, баланы чишендерү-киендерү, юындыру өчен урыннар көйләнгән, уен мәйданчыклары да бар.
Әниләрнең шатлыгын район башлыгы Марсель Шәйдуллин да уртаклашты. Ул шулай ук әлеге мөмкинлекне тормышка ашыруда катнашкан барлык җитәкчеләргә, депутатларга рәхмәт сүзен җиткерде.

Эльвира Галиева белдерүенчә, биредә балаларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтү өчен өч тренер махсус укулар узган. Алар һәр бала белән 30 минут шөгыльләнә.
Балаларын бассейнга йөртергә теләге булган аналарның саны бихисап. Мәсәлән, агымдагы айда гына да биредә 70кә якын бала шөгыльләнәчәк. Алар арасында 2-3 айлык нарасыйлар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев