Азнакайда яңа гына күп балалы статусын алган гаиләләргә таныклык тапшырдылар
Гаиләләрнең зур шатлыгын район җитәкчелеге дә уртаклашты.
Бүген шәһәребезнең Никахлашу сараенда күптән түгел генә өченче балалары туган азнакайлыларга күп балалы гаилә таныклыкларын тапшыру тантанасы булды.
Тантананы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев ачып, ата-аналарның төп бәхете балаларда булуын ассызыклады. Район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева да һәр гаиләгә җылы теләкләрен җиткереп, гаиләдә әтинең роленә тукталып үтте.
Истәлекле чарада Лилия һәм Алмаз Камалетдиновлар, Ләйсән һәм Рамил Хәмидуллиннар, Нурзыйнат һәм Кубанычбек Абдураззаковлар гаиләләрен хөрмәтләделәр.
Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев